Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе, узган еллардагы бай тәҗрибәгә таянып, заманча инновацион укыту-тәрбия алымнары кулланып, яңа уку елына максатлар билгеләү, планнар кору чарасы булып тора. 21 августта узган быелгы киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашып, район педагогларының эшчәнлеге, укыту-тәрбия процессының куелышы, мәгариф учреждение-ләренең яңа уку елына әзерлеге белән танышты, республика мәгарифенә куелучы бурычларны бәян итте.