Программа гамәлдә

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе

«Миләшкәй» балалар бакчасы 20 еллык юбилеен яңарып, балалар саны тагын да ишәеп каршы алды. «Сабыйларга уңайлылык һәм җылылык бүләк итик» муниципаль программасы кысаларында биредә яңа – бишенче төркем ачылды. 1992 елның 15 сентябрендә тәүге тапкыр сабыйларны кабул иткән бакча төзекләндерү эшләреннән соң тагын да күркәмрәккә әйләнде.

– Өч ел элек әлеге муниципаль программаны кабул итеп дөрес юл сайлавыбызга кечкенәләрнең шат, самими йөзләрен күргәч, тагын бер кат инанасың. Бу эштә безгә нефтьчеләр зур ярдәм итә. “Миләшкәй” балалар бакчасында өстәмә төркем ачу өчен төзекләндерү эшләрен үткәрергә нефтьчеләр 540 мең сум акча бирде. Хәзер биредә 20 бала өчен бөтен уңайлыклары булган бүлмәләр әзерләнде, – диде район башлыгы Татьяна Воропаева, әти-әниләрне, бакча коллективын икеләтә сөенечле вакыйга белән котлап.

Яңа төркемдә сабыйлар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр Фәридә Насыйрова, Наталья Гладкова, тәрбияче ярдәмчесе Ольга Мингазиева шөгыльләнәчәк. Юлия Андронова дүрт яшьлек улы Вадимны менә шундый уңайлы шартларга, яхшы тәрбиячеләр кулына тапшыруына сөенеп туя алмый.

Өр-яңа җиһазлар куелган йокы, уен бүлмәләрен, юыну, киенү урыннарын бакча мөдире Галина Сабарова әниләргә һәм нәниләргә горурлык хисләре белән күрсәтеп йөрде. Хәзер Мирный бистәсендә балаларны бакчага урнаштыру проблемасы юк, ди ул. Бүген биредә 90 бала тәрбияләнә. Ә әлеге яңа төркем урынында элек башлангыч сыйныфларның уку бүлмәләре булган. Аларны мәктәп бинасына күчергәч, ата-аналар соравы буенча бакчада өстәмә төркем ачыла. Төзекләндерү эшләрен “Рось” подряд оешмасы башкара.

Мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова әйтүенчә, муниципаль программа кысаларында районда агымдагы елда тагын ике бакчада яңа төркемнәр ачу планлаштырыла: “Каенкай”да – 40, “Энҗе”дә 20 өстәмә урын булдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International