Район-шәһәр Советы һәм авыл җирлекләре Советлары депутатлары сайлаучылар белән һәрдаим очрашып, аларның гозер-үтенечләрен, тәкъдимнәрен тыңлый. 11 сентябрьдә шәһәр Советы депутатлары чираттагы кабул итү үткәрде.
Депутатларга халык төрле характердагы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Алар -башлыча торак-коммуналь хуҗалык, капиталь ремонт, биләмә төзеклеге һ.б. белән бәйле проблемалар.
Бу көнне 4нче мәктәптә 6нчы Комсомол сайлау округы буенча депутат Татьяна Воропаева шулай ук сайлаучыларны кабул итте. Энергетиклар урамының 7 "а" йортында яшәүче актив пенсионерларны йортның икенче подъездында гына ремонт ясалу, подвалда канализация суы агып тору, яктырткычларның начар беркетелүе борчый. 2013 елда йортка 50 ел була, аны ту-лысынча тәртипкә китерәсе иде, ди өлкәннәр. Бер ханым озаклап хастаханәдә ята, ул вакытында түләүләрне башкара алмый һәм йорт торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар рәтенә керә. Ул бу мәсьәләгә ачыклык кертүне сорый. Өлкәннәр бернәрсәгә дә битараф түгел. Очрашуда җылылык өчен түләүгә субсидия билгеләү, 15 сентябрьдән шәһәрдә социаль ярминкәләр башлануы турында сүз булды.