Аек яшәү - сәламәт булу

2012 елның 27 августы, дүшәмбе
Моңа кадәр алар Баграж күленә җыела иде. Традициягә әверелгән дүртенче слетка быел “Йолдызлык” балалар ял лагерена килделәр. Аңа Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Чаллы, Казан, Минзәлә, Арча, Чистай, Менделеевск район-шәһәрләреннән, шулай ук Башкортстан, Удмуртия, Көньяк Урал, Пермь, Мәскәү өлкәсеннән дә делегацияләр җыелды. 300гә якын катнашучы арасында өлкән яшьтәгеләр, яшьләр һәм кечкенә сабыйларны да күрергә була иде. Зәйлеләр махсус футболкалардан башкалардан аерылып торды. Өч көн буена сузылган очрашу лекция, мастер-класс, спорт ярышлары, культура чараларына бай булды. Үткән слетларга караганда, быел ул тагын да җанлырак, файдалырак, күңеллерәк узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International