Спас ярминкәсеннән – җиңү белән
«Йолдызлык» балалар ял лагеренда дүшәмбедән соңгы - дүртенче смена эшли башлады. Бу юлы 5 отрядта 129 бала ял итә. Гомумән алганда, быел «Йолдызлык»-та инде 3 сменада 400гә якын бала вакытларын файдалы үткәрде.
Район башлыгы Татьяна Воропаеваның предприятие хезмәткәрләре белән чираттагы очрашуы “Тимер-металл корылмалар заводы“ ААҖендә үтте. Завод эшчеләре район башлыгына тормыш-көнкүреш проблемаларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте.
«Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте басу-кырларында 320 гектарда урып-җыю эшләре башкарылды. Без 1 августта әлеге хуҗалык басуларында, ындыр табагында булып, эшнең ни дәрәҗәдә оешканлык белән баруын күрдек. 220 гектар мәйдан биләгән арыш басуында эш төгәлләнгән, уңыш гектарыннан уртача 18 центнер тәшкил иткән.
«Нур» мәчетендә дүртенче ел инде, Рамазан шәриф аенда Төркиядән коръән-хафиз, вәгазьче чакырылып, шәһәрдә үзенчәлекле азан авазы, Коръән аятьләре яңгырый, Коръән-хәтем укыла. Агымдагы елда изге айда мәчеткә Булутлы Исмәйль килде. Быел да, традициягә тугры калып, без коръән-хафиз Булутлы белән әңгәмә кордык. Сөйләшү-аралашуда безгә имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камал белән Фатыйх хәзрәт Нуруллин ярдәм итте.
Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел медицина ярдәме эшчәнлеген камилләштерү киң колач алды. Бу уңайдан Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча махсус карар кабул ителде. Шул максаттан «Шәһәр» һәм «Авыл» бүлекләреннән торган программа эшләнде.
2 августта алынган мәгълүматларга караганда, районда 15590 гектарда игеннәр җыеп суктырылды. Бу барлык мәйданның – 40 проценты. Шул исәптән «Зәй» агрофирмасы – 3934, «Восток» – 3873, «Зәй шикәре» 3502 гектарда эш башкарды. Хәзер игенчеләр арпа, солы, борчак суктыру белән мәшгуль. Район басуларын 62 комбайн иңли.
Зәйдә берничә мәртәбә үтеп китешли генә булырга туры килде. Шуңа күрә автовокзал, берничә урам башы, промышленность зоналарыннан башка урыннарны күргәнем юк иде. Татарстан энергетиклары шәһәре белән мөхәррият эше белән – җирле рәссам һәм сынчы Фазыл Шиапов белән очрашып, аның турында мәкалә язу форсаты чыккач, ныграк танышу мөмкинлеге туды.