ШӘХЕСНЕ ҺӘРЬЯКЛАП ҮСТЕРИК

2012 елның 31 августы, җомга
Министр һәм район башлыгын Татьяна Воропаеваны “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда  балалар иҗат йорты, шәһәр мәктәпләре, бакчаларның  иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләр  театрлаштырылган тамаша белән каршы алды. Анда «Мөстәкыйль балалар» проектында катнашучылар эшчәнлеге дә, укучыларның мәдәният-сәнгать өлкәсендәге уңышлары да чагылыш тапты. Зәйнең 360 еллык юбилее белән бәйле рәвештә укучыларның шәһәр тарихын өйрәнүләре зур китап буларак эшләнде. Альберт Гыйльметдинов  укучыларның эзләнүе нәтиҗәсендә кызыклы фактлар белән баетылган җирле тарих китабын югары бәяләде. Мәдәният сараеның икенче катында оештырылган “Мәгариф өлкәсендә уңышка ирешү юлы” күргәзмәсе кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Анда дәресләрдән соң мәктәптә, бакчада, өстәмә белем бирү үзәгендәге эшчәнлек тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International