Районга беренче модульле фельдшер-акушерлык пункты кайтты. Аны Азнакай шәһәренең “Нефтемаш” заводы эшләгән. Ул Аксарга урнаштырыла. Бу атна ахырына модульле бинаны җыеп бетерү планлаштырыла, ә 16 сентябрьдән соң ФАП медицина кирәк-яраклары белән җиһазландырылачак. Ул октябрь башыннан аксарлылар һәм күрше-тирә авыл халкына хезмәт күрсәтә башлаячак.