Авыл хезмәтчәннәре салкыннар башланганчы шикәр чөгендерен алып, кагат кырына өя. Бу эш һава торышы кинәт үзгәреп, татлы тамыр басуларда калмасын өчен эшләнә. Узган ел кинәт туңдыру нәтиҗәсендә кайбер хуҗалыкларда шикәр чөгендере алуда кыенлыклар булды.
1 октябрьдән шәһәр мәктәпләренең I сыйныф укучылары өчен озынайтылган көн группаларында шахмат түгәрәкләре эшли башлый. Ул "Гражданин шәхесен формалаштыру" муниципаль программасының беренчеләр өчен эшләнгән "Салават күпере" бүлеген үтәү йөзеннән баланың кече яшьтән аң үсешен, логик фикерләү сәләтен камилләштерү максатыннан оештырыла.
Кичә, 27 сентябрьдә, республиканың барлык мәктәпләрендә “Бердәм экология дәресе” үтте. Аны ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырды. “Планетаны чүптән арындырабыз” дип исемләнгән Халыкара көн уңаеннан оештырылган бу акциядә район-шәһәр мәктәпләренең II-XI сыйныф укучылары катнашты.
Поручик авыл җирлегенә караган Сәрәпәледә яшәүче Анна Васильевна Михайлова - намуслы, тырыш хезмәт куеп, Җиңү таңын якынайткан буынның бер вәкиле. Тыл ветеранына кичә 90 яшь тулды.
Районда 3963 гектарда шикәр чөгендере җыелды. Бу барлык мәйданның - 44,7 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 321 центнер тәшкил итә. Әлеге эшне "Восток" - 1537, "Зәй шикәре" - 1202, "Зәй" агрофирмасы - 1058, "Нива" ҖЧШ 20 гектарда башкарды.
Узган атнада Татарстан Республикасы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов Зәйгә килеп, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсендә гозер-үтенечләре, сораулары булган гражданнарны кабул итте.
Район җитәкчелеге мәктәпләр, балалар бакчаларын төзекләндерүне өстенлекле юнәлеш итте. “Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик” муниципаль программасын өч ел дәвамында тормышка ашыра барып, 18 балалар бакчасы танымаслык булып үзгәрде, аларга икенче сулыш өрелде.