Тырыш хезмәт җимеше

2012 елның 31 августы, җомга
“Зәй” агрофирмасы быел 22 мең тонна икмәк  җыеп алган. Шуның 13 мең тоннадан артыгы дәүләткә тапшырылган. Уңыш гектарыннан уртача 30 центнер тәшкил иткән. Аеруча игенчеләрне арпа  мул уңыш белән сөендергән. Ул гектарыннан 37 центнер чыккан. Агрофирма җитәкчесе бигрәк тә “Алга” бүлекчәсе хезмәтчәннәренең тырыш хезмәтен югары бәяли. Аларда  уңыш гектарыннан уртача 40  центнерга җиткән. Шулай ук  “Ялкын”, “Шепкә-Нур” бүлекчәләрендә дә урып-җыю эшләре оешкан төстә  алып барылган. “Зәй” агрофирмасында   бөртеклеләрне җыеп алу, урнаштыруда  басу-кырларда, ындыр табакларында эшнең җитди куелуы нәтиҗәсендә быелгы ашлык  югалтуларсыз, үзвакытында югары сыйфат белән  амбарларга салынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International