Бер күрешер өчен килдек без...
Ай, әле бик еракта идек без,
Җитмеш чакрым җирдән килдек без.
Житмеш чакрым - якын җир түгел,
Бер күрешер өчен килдек без...
Узган шимбәдә сәвәләй-леләр ерактан килгән кунакларны - Чиләбе өлкәсе, Башкортстан һәм Сарман районыннан керәшен фольклор ансамбльләрен кабул итте. Авылда мондый очра-шу-бәйрәмне якташлары өчен Татарстан Республикасының халык артисты Виталий Агапов оештырды.
Узган атнада республика керәшеннәре тормышында зур вакыйга булды: 24-25 ноябрьдә Чаллыда "Керәшен җыру әйтә" дип аталган Бөтенроссия керәшен фольклор ансамбльләре фестивале үтте. Анда Россиянең, Татарстанның төрле төбәкләреннән 48 керәшен фольклор ансамбле осталыгын күрсәтте. Фестиваль программасы кысаларында ансамбльләр бер көнне керәшеннәр күпләп яшәгән авылларда концерт бирде. Сәвәләй мәдәният йорты сәхнәсендә Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының "Са-рашлы", Башкортстанның Бакалы районының "Сөнә-кәй" һәм Сарман районының Ләке авылыннан "Игәнә" фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.
Кайбер мәдәни чаралар зур тырышлык, әзерлек алып барылуга карамастан, тиешле максатка ирешә алмый. Сәвәләйдә узган ка-рендәшләр очрашуы исә, чын мәгънәдә, халык җыр сәнгате, керәшен җыры бәйрәме буларак узды.
Сәхнәдән агылган борынгы керәшен җырларын, ка-рендәшләр чыгышларын тамашачы күп очракта басып алкышлады.
Сәнгать тамыры халык иҗатында. Бәхетебезгә, халкыбызның иҗат чишмәсе әле саекмаган. Ерак төбәкләрдә яшәүче керәшен кардәшләребез милли җыр һәм бию үрнәкләрен кадерләп саклыйлар. Концертта иҗат коллективларының өчесе дә безнең якларда ишетелмәгән үзенчәлекле керәшен җырларын башкардылар, төрле бәйрәм, йолаларны сәнгать чаралары аша күрсәттеләр. Шунысы игъти барга лаек, һәр коллективның кабатланмас үз йөзе, үз төсе бар.
- Чаллы, Сәвәләйгә килеп, без үз туганнарыбыз белән очрашкандай булды. Монда яшәүче керәшеннәрнең ку накчыллыгына, ачыклыгына исебез китте. Озакка җитәрлек очрашу тәэсирләре алып китәбез, - диде ерактан килгән үзешчәннәр.