Бигеш, Зәйнең горурлыгы

2012 елның 30 ноябре, җомга

Бигеш, Зәйнең горурлыгы

Бигеш мәктәбе - районда иң өлкән мәгариф учакларының берсе: аңа 120 ел. Әлеге гомер эчендә мәктәп, белем һәм тәрбия бирү учагы буларак, үзен күрсәтте, абруй казанды. Бу мәктәп күп кенә күренекле кешеләр, илебезнең төрле тармагында хезмәт куючы укучылар тәрбияләде. Бу - төрле буын укытучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Биредә белем алган дәүләт эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мансур Хәсәновның (мәрхүм) Бигеш белем учагының тарихы, үткәне барлыгын

дәлилләүдә, укыту-тәрбия базасын ныгытуда, юбилеен билгеләп узуда өлеше зур. Юбилейга кайткач, Мансур Хәсәнович Бигеш мәктәбе белән горурлануын яшермәгән иде.

-Мәктәп коллективының төрле еллардагы эшчәнлеге өлге итеп куярлык, мәктәпне тәмамлап чыккан буыннарның Татарстан тарихына керткән өлеше биниһая зур, - дигән иде ул.

Әйе, мәктәп укытучылары, белем алган укучылары белән көчле. Академик туган авылы Бигешне һәрвакыт игътибарда тотты. Авылда белем алып, галим дәрәҗәсенә ирешкән дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсәно-вич бигешлеләр, төбәк халкы арасында зур хөрмәткә ия, аның сүзе һәркайда үтемле була. Авыл Советын машиналы итүдә, социаль һәм көнкүреш объектлары, күперләр төзүдә, юл салуда Мансур Хәсәновичның өлеше зур булды, ди элекке авыл советы рәисе Рәфкать Хөсәенов. 70нче елларда бер авыл Советы да техникалы, юллы булмый әле. Авылда участок хастаханәсе булдыру, Бигеш аэропортына исем бирүдә дә ул чагылыш таба. Авыл халкының борчу-проблемаларын чишәргә дә вакытын кызганмый. Искиткеч кешелекле, ярдәмчел булды ул, тыныч кына тыңлап тора да үтенеч-гозерләрне үти иде, ди тарих укытучысы Рәүф Насый-буллин. Киң танылган мөхтәрәм галим һәм җәмәгать эшлеклесен җылы итеп, горурлык хисе белән искә ала авылдашлары.

Урау юллар аша гыйльми дәрәҗәләргә ирешә Мансур Хәсәнов. Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлап, хезмәт юлын авылда китапханә мөдире (избач) булып башлый. Ул катлаулы тормыш юлы үтә: табигый сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә абруй, ихтирам казана. Фәндә зур уңышлар яулаган галим фәннең бөтен тармакларын тигез дәрәҗәдә үстерү өчен уңайлы шартлар тудыра алу, республикабыздагы гаять зур гыйльми-интеллектуаль көчкуәтне Татарстанның дәүләт мәнфәгатьләренә хезмәт иттерүгә юнәлтә белү талантына ия була. Ул оештырган Фәннәр академиясе чит илләрдә абруйлы һәм мәртәбәле гыйльми үзәкләрнең берсе булып таныла. Әлеге уңыш академик Мансур Хәсәновның олуг шәхес булуы белән дә тыгыз бәйләнгән. Әдәбият белеме буенча да иң абруйлы белгечләрнең берсе була ул. Аның чишмә башы - Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы, ул биредәге иң алдынгы традицияләрне тирән үзләштерә. Язучы Галимҗан Ибраһимовның иҗаты буенча кандидатлык диссертациясен яклый, Фатих Әмирхан әсәрләрен күптомлык итеп бастыра. Милли мәктәпләр өчен программалар, татар әдәбияты буенча дәреслекләр чыгара. Тел, әдәбият, мәдәниятне үстерүдә бәһаләп бетергесез хезмәт куя.

Шунысы игътибарга лаек, якташыбыз гыйльми эшчән-лекне дәүләт хезмәте белән бергә алып бара. Аның университетта һәм аспирантурадан соңгы хезмәт үсеше зур тизлек белән бара. Татар әдәбияты кафедрасында ассистент, тарих-фило-логия факультетында декан урынбасары, "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире. 1961-1971 елларда ул партиянең өлкә комитетында мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлекләре мөдире була. ТАССР Министрлар Советы рәисе булып ун ел хезмәт куя. Республиканың рухи-мәдәни тормышы һәм сәламәтлек торышына күзәтчелек итә. Гыйльми эш белән якташыбыз ял көннәрендә  генә шөгыльләнә. Мансур Хәсәнович өч дистә елга якын ТАССР Югары Советы депутаты, Югары Советның халык мәгарифе, фән һәм мәдәният буенча даими комиссиясе рәисе, КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Президенты Советы әгъзасы, республиканың иминлек Советы әгъзасы, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премияләре комиссиясе рәисе була. Ул - ТР Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе. 1992-2006 елларда Фәннәр академиясе президенты вазифасын башкара, Фәннәр академиясен төзү һәм аңа җитәкчелек итүдән тыш, Татар энциклопедиясе институтын оештыручы да, аның директоры, мөхәррире дә. "Научный Татарстан" журналын да ул оештыра, мөхәррирлек итә. Бер кешегә күпме хезмәт, күпме вазифа йөкләнә?! Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен барлык тырышлыгын куеп башкара, шәхсән үзен максатына ирешүчән, принципиаль кеше буларак таныта. Якташыбыз фәнгә 45 ел гомерен багышлый. Мансур Хәсәнов күпме галимнәрнең остазы, терәге була, фәннең киләчәге өчен кайгырта!

Сүз башым мәктәп иде. Тамырлары тирәндә булган мәктәп коллективы Мансур Хәсәновның исемен лаеклы йөртер?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International