Хәбәрлер

2012 елның 23 ноябре, җомга

Мөһим мәсьәлә тикшерелде

4нче мәктәптә район башлыгы каршында эшләүче иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә мөһим мәсьәләләрнең берсе - шәһәрдә экологик хәл һәм кибетләрдә генетик яктан үзгәртелгән продуктлар сату торышы (тикшерү нәтиҗәләре) каралды. Совет әгъзалары "Шәһәр предприятиеләренең экологик мохит формалаштырудагы роле", "Шәһәр-район экологиясенә "Техно заводы" ҖЧШнең тәэсире", "Без нинди ризыклар белән тукланабыз (4нче мәктәпнең "Эко-пульс" экологик түгәрәгендә шөгыльләнүчеләрнең җәмәгать контроле эше)", "Экология мәсьәләләре буенча зәйлеләр арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре" буенча чыгышларны тыңлап, тиешле карар кабул итте. Совет утырышында район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты.

Утырыштан тулы язманы газетаның алдагы саннарында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International