Район башлыгы -объектларда

2012 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Район башлыгы -объектларда

Район башлыгы Татьяна Воропаева балалар иҗат йортында булды. Анда сүз иҗат йорты һәм Кече академия эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк итү, «Иртә үсеш» мәктәбе эшчәнлеген киңәйтү, сәләтле балаларның ялын оештыру турында барды. Район башлыгы "Лестница" балалар газетасына тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Кичә район башлыгы капиталь төзекләндерүдән соң 1 ноябрьдә эшли башлаган "Кояшкай" балалар бакчасында булды. Ул спортзал, бассейн урнашкан бүлмәләрдә төзекләндерү эшләренең тулысын-ча төгәлләнеп бетмәвенә канәгатьсезлек белдерде, электр үткәрү эшләре, янгын куркынычсызлыгы сигнализацияләре кую белән кызыксынды, һава торышының гел үзгәреп торуы сәбәпле, ишегалды бозлану, балалар имгәнүгә юл куймау кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International