ДӘРЕСТӘН СОҢ – МӘКТӘП

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

ДӘРЕСТӘН СОҢ – МӘКТӘП

Мәгълүм булганча, хәзер республикада укучыларның дәрестән соң вакытларын мәктәптә файдалы үткәрүгә зур игътибар бирелә. Бу хакта Дәүләт Советына Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ассызыклады.

Соңгы елларда белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрен төзекләндерү, балаларга шөгыльләнү өчен уңайлыклар тудыру максатында шактый эш башкарылды. Президент мәктәпнең бай инфраструктурасын төштән соң да файдалану кирәклегенә басым ясады. Монда, беренче чиратта, хезмәт белән тәрбияләүгә, төрле тикшеренү эшләре алып баруга, эшмәкәрлек эшчәнлеге орлыкларын балаларга кече яшьтән үк салуга игътибар бирү күз уңында тотыла. Әлеге юнәлештә безнең район мәктәпләре дә җиң сызганып эшкә кереште.

Алдагы елларда төрле проектлар эшләп, тәҗрибә туплаган мәктәпләр, хәзер эш юнәлешенә бераз үзгәреш кертеп, үз-үзләрен берникадәр тәэмин итәрлек акча эшләү юлларын барлауны да максат итеп куйды. Агымдагы уку елы башыннан район башлыгы Татьяна Воропаева тәкъдиме белән иң кызыклы, тормышка ашардай мәктәп проектларына бәйге игълан ителде. Һәр проект мәктәпнең үз йөзен, үзенчәлеген ачарлык булсын, балалар ул эшкә җаны-тәне белән тартылырлык итеп эшләргә кирәк, дип белдергән иде район башлыгы август киңәшмәсендә. Һәм менә "беренче карлыгачлар" белән танышу мөмкинлеге туды. 9 шәһәр, 23 авыл мәктәбе тәкъдим иткән проектларны махсус комиссия караганнан соң, аларның иң-иңнәре презентацияләнде. Аеруча кайбер авыл мәктәпләре проектлары үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Мәсәлән, Сәвәләй мәктәбе коллективы әзерләгән "Халык умартачылыгы" дигән проект бик тә кызыклы булды. Алар мәктәпнең үз умартачылыгын булдырып, бал кортлары үрчетү, табыш алып, мәктәп кирәк-яраклары өчен акча эшләү планын төзегән.

-Без эшне иң элек 5 баш умартадан баш лап җибәрергә исәплибез. Моның өчен инде кече сыйныфлардан алып югары сыйныфларга кадәр эш бүленде. Бәләкәйләр умарталар, аларның үзенчәлеге, бал төрләре турында өйрәнсә, мәгълүмат тупласа, өлкәннәр инде хәзердән үк хезмәт дәресләрендә умарта оялары ясарга, тәҗрибәле умартачылар белән элемтә урнаштырып, аларны үрчетү серләрен өйрәнүгә кереште, - ди мәктәп директоры Марат Асылхуҗин.

Алга таба эш уңышлы гына барса, балны махсус савытларга бүлеп сала торган аппарат сатып алып, санитар таләпләргә җавап бирердәй кече цех булдырырга да исәплиләр. "Мәктәп балы" дип аталган муниципаль программаны бал белән тәэмин итеп торырга да каршы түгелләр. Район башлыгы бу проектны хуплады, әгәр дә эшне җиренә җиткереп тормышка ашырсалар, аппаратны алырга финанс ярдәме күрсәтергә вәгъдә итте.

Шулай ук Поручик мәктәбе әзерләгән "Алма бакчасы" проекты да нигезле, мәгънәле булуы белән аерылып торды. Биредә әлеге авыл җирлегенең үсешенә үзеннән зур өлеш керткән шәхес Фалес Вәлиев 1998 елда алма бакчасына нигез салу тәкъдиме белән чыга. Аны поручиклы-лар бик теләп күтәреп ала. Тик еллар үткәч, бакча ташландык хәлгә килә. Хәзер исә мәктәп коллективы аны кабат яңартып, мәктәпкә файда китерерлек итеп эшләргә исәп тота. Көздән бакчаның корыган агачлары киселгән, исән алмагачларның төпләре агартылган, яз көне яшь алмагачлар утырту өчен питомниклар белән сөйләшү алып барыла. Җирле фермер бакчаны тиресләүне үз өстенә алган, ә газчылар территориядәге печәнне чабып тору өчен печән чапкыч вәгъдә иткән. Проект буенча биредә сортлы алмагач үсентеләре сату, алманы мәктәп ашханәсе өчен куллану күздә тотыла. Декабрь ахырында исә семинар үткәреп, проектны тәкъдим итү, бакчага Фалес Вәлиев исемен бирү планлаштырыла. Моннан тыш, Кадер мәктәбе ел әйләнәсе - виктория, түбәнбиш-леләр карбыз, яшелчә, помидор үстерүгә өстенлек бирергә теләүләре белән уртаклашты.

Шәһәр мәктәпләре проектлары да уңай бәяләнде, узган уку елында ук "Ел мәктәбе" бәйгесендә үзенчәлекле эшләре белән билгеләнгән, район башлыгы грантына ия булган 2нче һәм 5нче мәктәпләр дә быелгы елдан финанс кереме ягын да исәпкә алган проектлары белән чыктылар.

Хәзер исә һәр мәктәпкә башлаган эшне тормышка ашырып, проектларны гамәлдә кулланып, нәтиҗә күрсәтү кирәк. Уку елы ахырында уңышлы тормышка ашырылган эшләр район башлыгы грантына ия булачак. Аны шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында аерым билгеләү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International