Эш нәтиҗәсез түгел
Республикада коррупциягә каршы тору эшчәнлеген көчәйтү максатында махсус программа тормышка ашырыла. Программаның үтәлешен тәэмин итүгә һәр муниципаль район үз өлешен кертә. Әлеге уңайдан һәр районда 2012-2014 елларда коррупциягә каршы тору программасы эшләнде. Берничә ай элек бу юнәлештә тагын бер адым ясалды: урыннарда район башлыкларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшчеләре билгеләнде. Алар - бер үк вакытта коррупциягә каршы тору район комиссияләре сәркатибләре дә.
Соңгы вакытта коррупциягә каршы көрәштә җәмәгать контроле оештыру максатында, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының нәтиҗәле хезмәттәшлегенә зур игътибар бирелә. Бу аңлашыла, чөнки коррупциячел гамәлләргә киртә куюда ниндидер нәтиҗәгә хокук саклау органнары белән беррәттән, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бергәләп эшчәнлек алып барган очракта гына ирешеп була. Бу эшне оештыру мәсьәләләре һәм эшчәнлек нәтиҗәләре буенча ел дәвамында республиканың төрле төбәкләрендә семинар-киңәшмәләр булып тора. Аны ТР Иҗтимагый палатасы "Татмедиа" АҖ белән берлектә оештыра. Киңәшмәнең соңгысы дүшәмбе көнне Мамадышта үтте. Ул Әгерҗе, Тукай районнары, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Чаллы,
Түбән Кама шәһәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, әлеге шәһәр-районнарның җәмәгать советлары рәисләре, ТР Президенты аппараты, Эчке эшләр, Юстиция министрлыклары вәкилләре катнашында узды.
Киңәшмәне Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов ачып, анда катнашучыларны районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды, әлбәттә, коррупцияне кисәтү буенча районда алып барылучы эш-чәнлекне яктыртты. Бу афәткә каршы эшчә-нлектә һәр район үз эш ысулларын куллана. Анатолий Иванов халык белән эшләү, аның белән турыдан-туры аралашуда "туры элемтә" сәгатьләренең нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Биредә атнаның һәр дүшәмбесенең билгеле бер сәгатендә район Советы, башкарма комитет, идарә, бүлек башлыклары мамадышлылар сорауларына җавап бирә.
-Бу чара даими рәвештә шәхси кабул итүләрдән тыш алып барыла, - диде Анатолий Иванов.
Районда "Халык почтасы" да уңышлы эшли икән. Мамадышның үзендә, халык күп була торган урыннарда, шулай ук барлык авылларда диярлек сорау бирү, тәкъдим кертү, коррупциячел гамәлләр турында шикаятьләр өчен махсус тартмалар урнаштырылган. Кергән һәр хат контрольгә алынып, тикшерелә.
Район башлыгы чыгышын шәһәр прокуроры һәм эчке эшләр бүлеге башлыгы тулыландырды.
ТР Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләр белән көрәш бүлеге вәкиле Ринат Акчурин республикада икътисад өлкәсендәге җинаятьләр торышын анализлады. Аның әйтүенчә, ел башыннан бу өлкәдә 835 җинаять эше кузгатылган, шуның 179ы - ришвәт алу.
-Бу юнәлештә министрлык ачык эш итә. Без бер җинаятьне дә яшермибез. Аларның һәркайсы министрлык сайтына кертелә. Бу исә шулай ук кисәтү чарасы, - диде ул.
ТР Президенты аппаратының коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов чыгышында коррупци-ячел гамәлләрне кисәтүне оештыру мәсьәләләрен яктырты.
-Урыннарда массакүләм мәгълүмат чаралары коррупциягә каршы тору комиссияләре эшчәнлеген даими яктыртырга, комиссия тарафыннан мәгълүмат чараларына даими мәгълүмат бирелергә тиеш. Бу хакта җирле үзидарә органнарына тиешле күрсәтмәләр бирелде, - диде ул.
Киңәшмәне алып баручы, ТР Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше мәсьәләләре буенча комиссия рәисе, "Татмедиа" АҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук коррупция мәсьәләләре буенча халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләрен җиткерде. Сораштыруда 4165 кеше катнашкан, шуның 550се - эшмәкәр. Сораштыруда катнашучыларның 90 проценты коррупцияне явызлык, афәт дип, 75 проценты аңа каршы көрәш алып барылуны билгеләп үткән, 25 проценты аңа берничек тә каршы торып булмый дигән җавапны биргән. Шул ук вакытта кешеләрнең 81 проценты коррупцияне ришвәт бирү (алу) дип бәяләгән.
Сезнең фикерегезчә коррупция кайсы өлкәләрдә күбрәк, дигән сорауга түбәндәге җавап алынган: ЮХИДИ - 73, медицина тармагы - 64,7, югары уку йортлары укытучылары арасында - 57, хәрби комиссариатлар - 49,8, эчке эшләр бүлекләре - 33,3, прокуратура 26,4 процент.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча зәйлеләр коррупция иң күп таралган өлкә дип ЮХИДИ (90 процент) һәм хәрби комиссариатны (80) саный.
Сораштыруда катнашучыларның һәр бишенчесе коррупция белән бәйле хәлгә таруын әйткән. Владимир Шевчук әйтүенчә, әле ике-өч ел элек кенә һәр икенче кеше корруп-циячел гамәл белән очрашкан булган. Димәк, максатчан эш бөтенләй үк нәтиҗәсез түгел. Әмма эшчәнлекне тагын да активлаштыру кирәк.