Оешма-предприятие, учреждениеләрдә, шулай ук авыл мәдәният йортларында җанлылык: коллективлар күмәк җырлап ярыша. Моңа кадәр авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре театраль осталыкта ярышкан иде. Бу көннәрдә алар үзләрен «Җырлаучы Зәй» хорлар фестивалендә сыный. Авыл мәдәният йортлары, клублары гөрләп тора хәзер. Гомумән, соңгы елларда коллективларда, авыл үзешчәннәре арасында талантларны барлау, аларны халыкка таныту, иҗат активлыкларын арттыру буенча эшнең төрле алымнары, чаралар кулланыла.
Авыл мәдәният йортларында күмәкләшеп җырлауның беренче этабы узды инде. Әлеге этап коллективлар арасында фольклор һәм сюжетлы уен җырлары башкарудан гыйбарәт иде. Бүген фестивальнең икенче туры, ягъни ярымфинал ярышлары бара. Коллективлар ярымфиналда халык һәм заманча җыр башкарырга тиеш. Чыгышларны мәдәният идарәсе методистлары һәм музыка мәктәбе белгеч-, ләре, урыннарга чыгып, карап бәяли. Узган җомгада Югары Шепкә, Акрар, Түбән Биш, Кадер, Дүрт-Мунча, Бура-Киртә авыллары коллективлары чыгышы каралды. Мәдәният идарәсе методисты Кәүсәрия' Кузнецова әйтүенчә, Түбән Биш, Кадер, Дүрт-Мунча, Бурд-Киртә хор коллективлавында җирлек җитәкчелеге үзе дә катнаша, киемнәр, башкару осталыгына да игътибар ителә. Югары Шепкә һәм Аксар коллективларын исә мәдәният өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия мәгариф һәм мәдәният хезмәткәре Фәтхелгаян Әхмәтҗанов тиешле югарылыкта әзерләгән. Үзешчәннәрнең башкару осталыгы гына түгел, үз-үзләрен тотышы, киемнәре, йөз-мимикалары да игътибарга лаек. Коллективлар белән эшләүче барысына да игътибар иткән, димәк. Югары Шепкә үзешчәннәре "Ай, йолдызым" -халык, Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган "Туган ягым" дигән заманча җыр башкарды. Аксар үзешчәннәре игътибарны җәлеп итәрлек: өч дистәгә якын мәшһүр зат - хатын-кызлар сәхнәне тутырып чыгыш ясады. Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк?! Укытучы, шәфкать туташы, авыл җирлеге хезмәткәре, агрофирма эшчесе, хуҗабикә дисеңме... Аларны бер уй, бөр теләк - сәхнә берләштерә. Коллективны шулай туплауда урам концертларының да нәтиҗәсе булды, ди мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина. Урам-урам белән ярышкан, хәзер бер-берсенә иҗатта көндәш булган үзешчәннәр авыл данын яклап чыгыш ясый. Коллектив төрле яшьтәге үзешчәннәрне узенәлупппган!