Ветеран янында

2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Музей хезмәткәрләре 1нче мәктәп укучылары белән бергәләп “Ярдәм кулы суз!” акциясе кысаларында бистәдә яшәүче ветеран Миннемөхәммәт Закир улы Закировны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, концерт күрсәтте, чәчәкләр бүләк итте.

Шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин ветеранга күптән түгел генә нәшер ителгән “Алар җиңү алып кайтты!” дигән китапны тапшырды. Әлеге китапта ветеран турында да мәгълүмат бар.

Үзенә күрсәтелгән игътибар һәм ихтирамнан ул канәгать калды, рәхмәт әйтеп, кунакларны тагын килүен теләп озатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International