Өлкәннәр - музейда

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе

"Язгы игелек атнасы" кысаларында туган як тарихын өйрәнү музеенда "мефро уилз Руссиа - Зәй заводы" ҖЧШ пенсионерлары өчен экскурсия оештырылды. Шунысы игътибарга лаек, биредә өлкәннәр сугыш ветераны, очучы (Түбән Биш авылыннан) П.К.Васильевның улы белән дә очрашты. Экскурсантларның күбесе "Халык мәгарифе" залындагы фотосурәтләрдә үзләрен таныдылар. Соңыннан өлкәннәр Иске Зәйнең истәлекле урыннары - Мәктәп тавы, Кызыл мәйданда булып, мәктәп елларын, сусаклагыч төзелешен Һ.б. искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International