Быел районда чәчүлекләрне тукландыруда махсус самолет һәм “Туман” агрегаты кулланыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 16 апрельгә 3700 гектарда – күпьеллык үләннәр, 3200 гектарда көзге культуралар тукландырылган. 1200 тонна орлык химикатлар белән эшкәртелгән.