Өлкәннәргә игътибарны киметмик

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләргә игътибарлы булып, аларны социаль яклау, һәртөрле уңай шартлар тудыру республика сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Күптән түгел шәһәрдә TP Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, республика ветераннар советы оешмасы катнашындагы күчмә утырыш та нәкъ менә өлкәннәрне социаль яклауны тагын да яхшырту, тәҗрибә уртаклашу максатын күздә тотып оештырылды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, TP хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, 17 районнан ветераннар оешмалары җитәкчеләре, социаль яклау идарәләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International