Эстафетаны яшьләр алды

2013 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Районда актив яшь педагогларның саны арта бару куандыра. Бүген район мәктәпләрендә 50дән артык яшь укытучы исәпләнә. Алар яңа, кызыклы белем бирү методикасын үзләштереп, аны балаларга сеңдерү, район тормышындагы төрле чараларда актив катнашулары белән үрнәк. 2006 елда республикада, шул исәптән безнең районда да, яшь педагоглар советы оешты. Бу бер юнәлештә, бер максатта эшләүче яшь кешеләрне берләштереп, кызыклы идеяләр формалаштыруга, үзара тыгыз элемтәдә яшәргә зур этәргеч бирде. Инде өченче ел рәттән апрель уртасында район күләмендә уздырылучы Яшь педагоглар көне - моның ачык мисалы.

Яшь укытучы бу көнне зур дулкынлану белән көтеп ала. Чөнки ул ел дәвамында балаларга белем бирү дәрәҗәсен сынау буларак та билгеләнә. Укытучылар тәҗрибәле педагоглар, мәгариф идарәсе белгечләре, ата-аналар күзәтүендә ачык дәресләр бирә. Яшь укытучы кайсы яктан уңышлы эшләве, җитешсөзлеклә-ре турында киңәшләр ала. Җитди сынаудан соң спорт бәйгесе башлана. Быел ул шәһәребезнең 7нче мәктәбендә бик җанлы үтте. Иң башта укытучылар командасы мәктәпнең баскетбол командасы белән көч сынашты, аннан соң үзара эстафета уеннары булды.

Үзара фикер алышулар, тәҗрибә уртаклашу яшь педагоглар советы хисап-сай-лау җыелышында җанланды. Совет рәисе Антон Куха-рев оешкан көннән алып бүгенгәчә эшчәнлекне бәян итте.

- Безнең оешма укытучы өчен ниндидер өстәмә акча эшләү урыны да, торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче дә түгел. Әмма педагогик үсешкә йогынты ясауда, актив тормыш алып баруда, һичшиксез, зур роль уйный, - диде ул.

Совет эшчәнлеген алар газета чыгарудан башларга исәплиләр. Әмма беренче сан дөнья күрсен өчен шактый чыгымнар кирәк була. Нәтиҗәдә 2007 елдан махсус сайт эшли башлый (zaimp.ucoz.ru). Биредә яшь укытучылар өчен төрле яңалыклардан хәбәрдар Совет безне берләштерә булу, укыту өчен кирәкле материаллар, чаралар турында мәгълүмат биреп барыла. Район хакимияте ярдәме белән яшь педагоглар иҗат фестивален үткәрү совет эшчәнлеген тагын да җанландыра. Туристик слетлар, спорт ярышлары даими оештырыла. 2010 елда иң актив укытучыларга мәгариф идарәсе Идел елгасы буйлап өч көнлек сәяхәттә булырга мөмкинлек бирә. Ә инде һәр ел ахырында үткәрелүче "Педагогик дебют" үз-үзең өстендә эшләргә җитди этәргеч бирүче бәйге буларак билгеләнә. Иң бәрәнче конкурста 5 кеше катнашса, соңгысында алар саны 14кә җитү педагогның кызыксынучан-лыгы, үз-үзенә ышаныч артуы турында сөйли. Моның нәтиҗәсе буларак, районның 6 яшь укытучысы "Безнең яңа укытучы" грантына ия була. Ә Чыбыклы мәктәбе укытучысы Илфир Габидул-линга районкүләм педагогик дебютта җиңү Бөтенроссия бәйгесендә дә уңышлы катнашу этәргече бирде. Район җитәкчелегенең яшь педагогны стимуллаштыруы да куанычлы. Район башлыгы грантына иң беренчеләрдән булып Знче мәктәп укытучысы Роза Гыйлаева лаек булды. Кыскасы, нәтиҗәләр сөендерерлек, алга таба да эш темпын югалтмау мөһим. Хисап-сайлау җыелышында укытучылар киләчәктә советны җитәкләү өчен күпчелек тавыш белән Илфир Габи-дуллинны сайлады.

Яшь педагог көне боу-линг -клубта интерактив кичә белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International