Районда "Язгы игелек атнасы" акциясен ел саен билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Быел ул 15-21 апрельдә уза. Акция һәркемне яхшы эшләрдән, ярдәм кулы сузудан читтә калмаска чакыра, әйләнә-тирәдәге проблемаларны чишүгә өлеш кертергә кирәклеген искәртә. Һәм йвкләмә булып кына түгел, башкарган игелекле гамәлләрдән тәм табарга өнди.
Атналыкка «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда тантаналы төстә старт бирелде. Анда шәһәр мәктәпләре, политехник колледж, ГРЭС, «Мефро уилз Руссия - Зәй заводы», шикәр заводыннан 13 волонтерлар отряды катнашып, аларга атна дәвамында планлаштырылган игелекле эшләр башкаруга маршрут карталары тапшырылды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова яшьләрне игелекле гамәлләрдә мөмкин кадәр актив катнашырга чакырды.
- Янәшәбездә өлкән кешеләр, физик мөмкинлеге чикләнгәннәр яши. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Хуҗалык эшләре, җәйге ямьле көннәргә кадәр фатирларын, йорт-җирләрен җыештыру, тәртипкә китерүдә ярдәм итү - зур булышлык. Ә инде районкүләм хәйрия акцияләренә өлеш кертү - каты авыру балаларны дәвалауга ярдәм кулы сузу дигән сүз. Яхшы эшләр белән аларның да, үзебезнең дә күңелләребезне сөендерик, - диде ул.