Мәктәп тәмамлаучыларны куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Инде күпчелек фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләре дә билгеле булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, мәктәп тәмамлаучылар арасында имтиханнарда йөз бал җыючы укучылар да бар. Алар - икесе дә 4 нче мәктәптән: Алина Часовникова һәм Алексей Стюхин.
Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында һәр якшәмбе кичендә оешма һәм предприятие үзешчәннәренең концертлары дәвам итә. Быелгы сезон башыннан биредә инде 5 концерт узды. Бу якшәмбедә паркта район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясаячак.
Автоклуб хезмәткәрләре кече авылларда Сабантуйлар үткәрүгә аеруча җаваплы карый. Алар катнашында Дмит-рово, Яңа Мәлем, Апач авылларында Сабантуйлар узды.