“Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының саубуллашу кичәсе үтә. Бердәм Дәүләт имтиханнарын тапшырып, иркен сулыш алган егет-кызлар биредә укытучылары, район җитәкчелегеннән олы тормыш юлына аяк басар алдынннан соңгы тапкыр фатиха алды. Тантаналы кичәдә мәктәпне аеруча уңышлы тәмамлаучыларга медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Быел районыбыз мәктәпләрен 240 укучы тәмамлады. Шуларның 25 – алтын, 7се көмеш медальгә лаек булды.