Ике як өчен дә отышлы

2013 елның 21 июне, җомга

Шәфкатьлелек елы кысаларында Маврин авылы мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы шәһәребезнең Тукай урамында урнашкан тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләргә җылы эчтәлекле концерт күрсәтте. Биредә хәзерге вакытта «Чикләүләрсез -тормыш» муниципаль программасы нигезендә 15 физик мөмкинлеге чикләнгән бала сәламәтлеген ныгыта. Аларга күрсәтелүче сәламәтләндерү комплексы һәм туклану район бюджетыннан финанслана. Җәй башыннан алып ял итүче мөмкинлеге чикләнгән балаларның бу инде икенче төркеме.

Сәламәтлеген ныгытучы балаларга мавринлыларның "Теремкәй" курчак театры һәм кашыкчылар ансамбле чыгышы аеруча охшады. Мәктәп проекты буларак оештырылган курчак театры эшчәнлеген мавринлылар менә шул рәвешле, Шәфкатьлелек елында тормышка ашыруга кереште. Беренче театрны авыл халкына күрсәтте. "Теремкәй"-не җәйге чорда мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләргә дә күрсәтергә исәплиләр. Мәктәпнең үз курчак театры проектын булдыру идеясе - физика укытучысы Венера Михайлованыкы. Аның фикеренчә, проект, беренчедән, балаларны иҗади эшкә җәлеп итсә, икенчедән, әкиятләр уңай тәрбия үрнәге булып тора, өченчедән, курчак театрын сәхнәләштерү уйнау сәләтен үстерү өстенә, шактый гына кул эшләренә өйрәнергә ярдәм итә.

- Безнең укытучылар да, балалар да буш вакытларында шушы проектны тормышка ашыру өстендә мәш килә. Берәүләр декорация ясау, пәрдәләр тегү белән мәшгуль булса, икенчеләр курчакларны бәйләү, бизәү белән шөгыльләнә. Кыскасы, эш һәркемгә дә җитә, - ди курчак театрының сәнгать җитәкчесе. Алга таба алар "Шалкан", "Колобок" әкиятләрен әзерләргә планлаштыра.

Ә тернәкләндерү бүлегендә ял итүче сабыйлар аларны киләчәктә яңа әкиятләр белән көтеп калуларын белдерде. Мәсәлән, биредә әнисе белән килеп сәламәтлеген ныгытучы Рания инде моңа кадәр "Теремкәй" әкияте турында хәбәрдар булса да, курчак театрыннан тәэсирләнде, активрак хәрәкәтләнергә кереште. Үз чиратларында Маврин мәктәбе үзешчәннәре аларны алга таба да яңадан-яңа чыгышлар белән сөендерергә вәгъдә бирде. Уеныбызны яратып караучылар янына без һәрвакыт килергә әзер, диләр Василий Шатрилов белән Алена Стрегубова.

- Мондый күңел күтәрә торган чаралар сәламәтлеген ныгытучы балалар өчен бик файдалы. Алар физиотерапия үткәндә дә активрак, күтәренке рухта күнегүләр ясыйлар. Ә бу мускулларның ныгуына китерә. Шуны күздә тотып, без Маврин мәктәбе укучыларын махсус автобус белән бирегә алып килүне оештырдык. Алга таба башка мәктәпләр белән дә әлеге эш алымын кулланырга ниятлибез, - ди социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International