Хәйрия елы уңаеннан игелекле эшләргә тартылучы якташларыбыз шактый. Тумышы белән Югары Баграждан, "Ләке" урманчылыгында эшләүче Владимир Муханов чиркәү һәм мәктәпне әйләндереп алу өчен ярылган такта, киртәлекләр бирде. Авыл җирлеге башлыгы Григорий Минеев әлеге башлангычны хуплап, авыл халкын чиркәүне әйләндереп алу эшенә тартты. Ил төкерсә, күл була: өмәдә олысы-кечесе катнашып,чиркәүне әйләндереп алуда үз өлешен кертте. Мәктәп коллективы, укучылар белән берлектә, уку йортының коймаларын яңартты. Югары Баграж халкы игелекле эш башында торучы Владимир Мухановка рәхмәтле. Менә шундый якташлар күбрәк булсын иде.