Мәктәп тәмамлаучыларны куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Инде күпчелек фәннәр буенча имтихан нәтиҗәләре дә билгеле булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, мәктәп тәмамлаучылар арасында имтиханнарда йөз бал җыючы укучылар да бар. Алар - икесе дә 4 нче мәктәптән: Алина Часовникова һәм Алексей Стюхин.
Алина йөз балны рус теленнән җыйды. Аның укытучысы - Роза Гостенова. Имтиханга ничек әзерләндең, өстәмә шөгыльләнү арытмадымы, дигән сорауга Алина, авырлыкларны җиңү бөтен арыганны оныттыра, дип җавап бирде. Ул өстәмә шөгыльләнүнең бик кирәк булуын, моның өчен әти-әниләренең дә түләүле әзерлек дәресләренә чыгымнарны кызганмавын әйтте. Алина, яхшы укучы булса да, имтихан елына аруча җитди караган, аз гына буш вакыты булуга темаларны кабатлау, алдагы еллардагы билетлар буенча әзерләнүгә күп вакытын сарыф иткән.
- Мин укытучым Роза Илгатовнага рәхмәтле. Югары нәтиҗәгә ирешү өчен ул безнең белән өстәмә шөгыльләнде, инша язганда иҗади якын килергә өйрәтте. Шулай ук әти-әнием, туганнарым да миңа рухи көч биреп, сынауларны уңышлы үтәргә ярдәм итте, - ди ул. Алина математикадан - 70, физикадан 84 бал җыйган. Хәзер ул югары уку йортында белем алырга көч туплый. Катнаш гаилә кызының татар телендә иркен аралашуы да сокландырды. Алай гына да түгел, Алина Х сыйныфта укыганда татар теле буенча республика фән олимпиадасы призеры булган.
Ә Алексей Стюхин физикадан йөз бал җыйды. Ул әлеге фән белән укучыларның Кече академиясендә танылган физика укытучысы Анатолий Савин кул астында дәресләрдән соң шөгыльләнгән. Ул әлеге педагогның чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булуын, уңышларында аның өлеше чиксез булуын ассызыклый.
- Югары күрсәткечкә ирешү өчен армый-талмый шөгыльләнергә, ялкауланмаска һәм сиңа юнәлеш биреп торучы кеше булуы кирәк. Максат куеп эшләгәндә авырлыкларны җиңәргә була, - ди Алексей. Алексей рус теленнән - 87, математикадан 74 бал җыйган. Алга таба югары белем алуны Казан Дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында дәвам итәргә ниятли.
Димәк, тырышып укыганда, белемле педагоглар ярдәменә таянганда, бердәм дәүләт имтиханнарын югары күрсәткечләр белән тапшыру тормышка ашмас хыял түгел.
Регина — волонтер
"Казан-2013" волонтерлык хәрәкәте актив үсештә. Татарстан Республикасы башкаласында оештырылган мәдәни һәм спорт чараларында волонтерлар бик актив катнаша. "Казан-2013" волонтерлары Кытайның Шеньжень шәһәрендә узган Бөтендөнья студентлар уеннарында үзләрен күрсәтеп кайтты. 2011 елның 20 сентябреннән Казанда үтәчәк Универсиаданың рәсми сайтында волонтерлар җыю кампаниясе барды. Теләк белдерүчеләр дөньяның төрле кыйтгаларыннан иде. Конкурстан иң-иңнәр генә сайлап алынды. Коммуникабель, стрессларга бирешмәүче, командада эшли белүче, өч тел белгәннәргә өстенлек бирелде. Өч тел - татар, рус, инглиз телләрен яхшы белү төп шарт булып тора. Шул рәвешле Универсиадада 20 мең волонтер катнашачак. Алар дүрт профиль буенча эшчәнлек алып барачак. Алар арасында Зәй кызы -Казан икътисад һәм финанс институты студенты Регина Хәлиуллина да бар. Ул функциональ позициясен билеләү өчен әңгәмә, махсус укулар узган. Регина Универсиада да шәһәр волонтеры юнәлешендә эш алып барачак, ягъни шәһәр чараларын оештыруда катнаша. Әлеге юнәлештә эшчәнлек алып баручы волонтерлар Казан инфраструктурасы буенча мәгълүматлы булырга, тарихи, мәдәни һәм истәлекле урыннар турында яхшы белергә тиеш.
Регина 2нче мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, узган ел институтка укырга кергән. Хоккей, футбол уеннары карарга ярата. Әтисе Сәгыйдулла яшь чакта хоккей белән мавыккан. Регина исә үзе "Глория" хореографик ансамбленә йөргән. Мәктәп, шәһәр буенча җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Бик арала-шучан, мөлаем. Регина "Энергетик" Мәдәният сараенда узган спорт бәйрәменә махсус кайткан иде. Спорттагы уңышларыбызга куанып утырдым, көрәшчеләребез алга таба да сынатмас, Универсиадада да катнашырдай спортчылар үсеп чыгар, ди ул.