Универсиада уты – Зәйдә!

2013 елның 24 июне, дүшәмбе

2012 елның 12 июлендә Франциядән юл алган Универсиада уты бүген безнең шәһәргә килде. Аны тантаналы төстә шәһәр халкы Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында каршы алды. Алабугадан килгән студентлардан Универсиада утын район башлыгы урынбасары Роберт Халитов кабул итте. Ә иң беренче шәһәребез урамына факелны билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Регина Салихова алып чыкты. Утны этаплап йөртү хокукы районыбызда спортка, аны үстерүгә өлеш керткән 29 зәйлегә бирелде. Аларны шәһәр халкы һәр урында флаглар, шарлар белән сәламләде. Универсиады уты йөреше “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда тәмамланды. Соңгы этапта аны республикада танылган җиңел атлетика остасы Арнелла Сөнгатуллинадан гер спорты буенча дөнья чемпионы Рафис Гатин кабул итеп, мәйданга алып чыкты һәм Район башлыгы Татьяна Воропаевага тапшырды. Тантанадан соң теләгән кешегә фотога төшү мөмкинлеге тудырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International