ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2013 ел
сишәмбе
Зәйдә 2013–2014 ел җылыту сезонына әзерлек торышы 58 процент тәшкил итә. Узган ел бу чорда ул 52 процент булган.

1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Россия яшьләре көне узган шимбәдә замана яшьләре күңеленә хуш килерлек чыгышлар белән билгеләп үтелде. “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданга халыкны үзебезнең районның талантлы яшьләре матур чыгышлары белән җыйды. Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов бәйрәм белән тәбрикләп, алга таба да актив яшәргә, зәйлеләр данын күркәм эшләр белән күтәрергә өндәде.

Үзәк китапханә быел да, күркәм эшне дәвам итеп, җәйге чорда “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда ачык һавада күчмә уку залы оештырды. Атнага дүрт көн – сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомгада иртәнге сәгать 10нан кичке 4кә кадәр биредә теләгән кешеләргә басма матбугат белән танышу мөмкинлеге тудырылды.
Үз акчасына хастаханә, гыйбадәтханә төзеткән кешеләр элек шактый булган, хәзер дә, күп булмаса да, андый затлар очрый. Якташыбыз, туган як тарихын өйрәнүче Рәйсә Мартынованың исә меценатлык гамәле Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташлар - Уфа губернасы, Минзәлә өязе солдат, офицерларын барлап, аларны халык хәтеренә кайтаруда чагыла.

28
июнь, 2013 ел
җомга
Бөек Жуңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә дә вакыт күп калмый. Республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге мөһим датага әзерлекне башлау турында тиешле документлар кабул ителде, чаралар планы әзерләнде. Әлеге уңайдан районда да максатчан эш башланды. Узган атна ахырында Бөек Жуңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча район комиссиясенең беренче утырышы үтте.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен табигать быел да аномаль һава шартлары белән сыный. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында үткән семинар-киңәшмәдә булган яшел массаны югалтуларсыз җыеп алып, бөтен көчне җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләүгә юнәлтү мөһимлеген ассызыклады, авырлыкларны бергәләп җиңәргә өндәде.

Зәй шикәр кайнатучылары чираттагы җиңү яулады: Орел шәһәрендә үткән ХII ахлыкара форумнан алар ике диплом алып кайтты. Беренчесе – “2012 ел нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен (II дәрәҗә диплом), икенчесе – (III дәрәҗәдә) “Таможня берлегенең иң яхшы шикәр заводы” номинациясендә.


27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

27 июнь Россия яшьләре көне буларак билгеләп үтелә. Быел бәйрәм “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда кичке сәгать биштә башлана. Анда иң актив район яшьләрен тәбрикләү, Шәфкатьлелек елында игелекле гамәлләре белән билгеләнгән волонтерларны хөрмәтләү күздә тотыла. Яшьләр өчен концерт күрсәтелә.


26
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Халыкның тормыш рәвеше аның көнкүрешенә, яшәү шартларына бәйле. Шуны күздә тотып, районда халыкны борчыган проблемаларны белешү, аларны чишү юлларын эзләү максатында күзгә-күз карап сөйләшү еш оештырыла. Узган җомгада «Власть белән әңгәмә» дип аталган акция үтте. Көндезге сәгать 2дән кичке 8гә кадәр район җитәкчелеге «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда халыкны ачык һавада кабул итте.

Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 25 июньдә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, күпьеллык үләннәр барлыгы 8300 гектарда чабылган, шуның 3200 гектары - печәнгә, 1500 гектары сенажга алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International