Матурлыкны бергәләп булдырыйк

2013 елның 21 июне, җомга

Шәһәребез матур, яшел, гөл-чәчәккә күмелеп утыра. Ә менә һәр урамның үз йөзе, үз ландшафт дизайны булса, Зәй тагын да күркәмрәк, үзгә булачак. Бертөрлелек түгел, ә менә төрлелек кабул ителә, күңелгә хуш килә. Әлеге җәһәттән шәһәр урамнарында максатчан эш башланды. Ленин урамының бер өлешенә - хоста, ә икенче өлешенә страусник (халык телендә абага) утыртыла. Бу эшкә Казаннан "Магия цветов" ширкәте чакыртылды. Үсентеләр дә әлеге оешма питомнигыннан китерелде. Әлеге үсемлекләрнең яшел төсеннән күзләр камаша. Алга таба шәһәрнең башка урамнарында да үзгәрешләр булачак: кайдадыр сортлы пионнар утыртылачак, кайбер урамнарда ландшафт дизайны үзгәртеләчәк.

Чокыр казып барыла, үсенте утыртуга артыннан су сибелә. Рәт-рәт сузылып киткән хоста, страусниклар күңелгә рәхәтлек өсти. Бу эшне яратып өлгердем, яңа һөнәр үзләштерү дә, хезмәтеңнең нәтиҗәсе -урамның тагын да матураюын күрү дә күңелгә рәхәтлек бирә, ди бирегә мәшгульлек үзәге аша эшкә килгән Гөлназ Байрашева. Казанлыларга шәһәребезнең тыныч, яшел булуы, халыкның урамдагы үзгәреш барышына битараф булмавы ошаган. Зәйдә яхшы күңелле, матурлык яратучы халык яши икән, сездә эшләве рәхәт, диләр алар, беравыздан. Чыннан да, урамдагы үзгәрешкә беркем дә битараф узмый.

- Кичә утыртып киткән бер страусникны казып алып киткәннәр, безнең шул булыр инде. Башкала тикле башкаладан килеп безнең өчен тырышкан кешеләр хезмәтен бәяләмәү дип аңларгамы бу хәлне, - ди шәһәрдәшебез Михаил Баринов, ачынып. Агай әлеге урамда яши, көн дәвамында эш барышы белән берничә мәртәбә кызыксынып китә. Мондый кайгыртучылар да кирәк!

Ә менә шәһәрнең үз йөзе, үз стиле булу үзебездән дә тора. Бәлки, бу эшне камилләштерүдә сез, зәйлеләрнең дә, тагын да матуррак идеяләре, фикер-тәкъдимнәре бардыр. Әйдәгез, матурлыкны бергәләп булдырыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International