Терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, районда 2300 тонна печән, 6200 тонна сенаж, 16 тонна яфрагазык әзерләнде. Чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртү дә бара. Әлеге җәһәттән 69 мең гектар җир эшкәртелде.
Быелның 8 сентябрендә районның Ал. Бистәсе, Сәвәләй, Урсай (2 округта) авыл җирлекләре вәкиллекле органнарына депутат вәкаләтләрен вакытыннан алдан туктаткан депутатлар урынына яңа депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтәчәк.
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамланырга күп калмый. Бүген районыбыздан тагын 21 егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә китте. Аларның шактые хәрби хезмәтне Астрахань өлкәсенең Знаменск шәһәрендә узачак. Булачак ил сакчыларының соңгы төркеме 21 июньдә озатылачак.
Район Сабантуенда көрәш яшүсмерләр, өлкәннәр арасында узды. Яшүсмерләр арасында ул - 4, өлкәннәр арасында 6 үлчәү авырлыгында оештырылды.
Иске Маврин - күпкырлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәр Василий Рудаков белән данлыклы авыл. Ике ел элек Яңа Мавринда тагын бер эшмәкәр үз эшен башлады. Ул - Үзбәкстаннан бирегә яшәргә кайткан Исраил Абдрахманов.
Татарстан армия яшендәге егетләрне хәрби хезмәткә әзерләп җибәрү буенча Россиядә алтынчы ел рәттән беренче урынны алды. РФ оборона министры Сергей Шойгу республика Президенты Рөстәм Миңнехановка махсус вымпелны тапшыру тантанасында безнең район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов та катнашты.