Хәбәрләр

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Муниципаль хезмәткәрләр ярышты

Муниципаль хезмәткәрләр арасында беренче мәртәбә "Муниципаль стартлар" дип аталган ярышлар узды. Спорт чарасы Казанда үткән Универсиада һәм Халыкара шахмат көненә багышлап үткәрелде. Бу көнне район Советы, башкарма комитет структуралары һәм авыл җирле үзидарәсендә эшләүче хезмәткәрләр эштән соң шәһәрнең үзәк мәйданында өстәл теннисы, шахмат һәм шашка буенча ярышларда иң көчлеләрне ачыклады. Шахмат буенча - Николай Белов (Урсай авыл җирлеге башлыгы), шашка буенча Әсгать Яхинга (Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы) тиңнәр булмады. Якты Күл авыл җирлеге башлыгы Айрат Бариев өстәл теннисы буенча I урын яулады.

Җиңүчеләргә дипломнарны район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидул-лина тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International