Зичәбаш авылында иске мәктәп урынындагы каеннар арасында өч ел рәттән Питрау бәйрәме уза. Аны Дүрт-Мунча авыл җирлеге Советы белән бергә мәдәният хезмәткәрләре оештыра. Бөтен ярыш-бәйге, үзешчәннәр чыгышы уч төбендәгедәй. Бәйрәмгәякын-тирә район, авыллардан шакәтый халык җыелды.
«Җыракай җирләрне җакын итеп, наруш килдек Питрау күрергә», - дип җыр белән җырлап бирде Борды әби-апалары. Бу көнне бәйрәмгә Әхмәттән "Туганайлар", Түбән Биштән "Бишкәй" керәшен фольклор коллективлары, җирлек үзешчәннәре килде. Питрау-га бөтен кеше урам буйлап җырлап-биеп төште. Аңа кадәр авылда яңгыр явып узды, бу - яхшы фал. Бәйрәмдә һәрнәрсә уйла-нылган иде, һәр буын вәкиле теләге исәпкә алынган. Кыскасы, олысы-кечесенә рәхәтләнеп бәйрәм итү мөмкинлеге тудырылган.
Җирлек башлыгы Радик Ситдыйков халыкны Питрау белән котлап, күңелле ял итүләрен теләде. Аннан китте бер-бер артлы ярыш-бәйге. Халык зур-зур мичкәләрдән балык тотты, олы башмак киеп йөгерде.Мунча кертүләр дисеңме... Зур себерке белән "тукмыйлар" гына: чыдасаң чыда. Ирләрдән әлеге бәйгедә -Валерий Марков, хатын-кызлардан Ирина Михайло-вага тиңнәр булмады. Хатын-кызларның осталары узыша-узыша тәкыя үрде. Альбина Баланчева иң матур тәкыя үрүче дип табылды. Себерке бәйләүдә исә Мария Селеверстова сынатмады. Аннан китте аркан тарту, гер күтәрү. Аркан тартуда Юрий Селеверстов җиңде.
Шул рәвешле, быел да Зи-чәбашта Питрау матур узды. Халык рәхәтләнеп биеде, җырлады, аралашты, еллык эшкә рух күтәренкелеге алды.