1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү максатында “Татарстан Республикасының тыл каһарманнары” дигән күптомлы китап бастырылачак. Китапны бастыруның максаты – Бөек Җиңүне яулау-да өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре исемен мәңгеләштерү. Шуңа бәйле рәвештә Зәй туган як тарихын өйрәнү музее коллективы шәһәр-районда яшәүчеләрдән агымдагы елның 1 сентябренә кадәр тыл каһарманнары турында биографик мәгълүмат бирүне сорый. Бу зур, мөһим эштә без тыл каһарманнарының туганнары, якыннары ярдәменә өмет итәбез.
Сез мәгълүматларны музейга түбәндәге адрес буенча җибәрә аласыз: 423520, Иске Зәй бистәсе, Орджоникидзе урамы, 55нче йорт; электрон адрес: Zainsk.museum@yandex.ru. Белешмәләр өчен телефоннар (факс): 8(5558) 6-62-76, 6-63-68.