Хәбәрләр

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Басу-кырларда

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 июльдә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, игеннәр район буенча барлыгы 9986 гектарда суктырылып, 18674 тонна ашлык җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 24 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 18,7 центнер тәшкил итә. Көзге культураларның уңышыннан зарланырлык түгел, арпа мәйданнарыннан уңыш гектарыннан уртача 15-16 центнер чыга.

Урып-җыю белән бергә көзге чәчүгә җир әзерләү эшләре дә бара. Шунысы игътибарга лаек, көзге культуралар мәйданнары артачак. 2012 елда алар 10 мең гектарда булса, 2013 елда 13,5 мең гектар тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International