Ат спорты белән шөгыльләнү базасында “Зәй” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ачык беренчелеге үтте. Анда Бөгелмәдән “Буцефал” клубы әгъзалары да катнашты. Атта йөрү буенча зәйлеләр үзләренең яхшы әзерлектә булуын күрсәтте. 80 сантиметрга конкур ярышында Ольга Бутина – I, Ирина Хәмиева – III; 90 сантиметрга I урынны шулай ук Ольга Бутина, 110 – Ляна Хорт яулады. II–III урыннарны Алевтина Слободина белән Алинә Хәертдинова бүлеште. Атта мәйданга чыгуда II урынны Эльза Сөләйманова алды.