ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2013 ел
җомга

4-9 сентябрьдә районда Татарстан Республикасы авыл яшьләренең VIII спартакиадасы уза. Чәршәмбе көнне ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов килеп, әлеге җәһәттән район җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырды.

Авыл мәктәпләренең югары сыйныфында укучылардан төзелгән "ЗУБР" отрядлары быел алтынчы сезон урып-җыю эшләрендә катнаша. Яшьләр идарәсе тәкъдиме белән оештырылган әлеге отрядлар җәйге чорда, гадәттәгечә, ындыр табакларында эшли. Яшүсмерләрне эшкә өйрәтү, аларга хезмәт тәрбиясе бирү - азмы-күпме акча эшләү өчен менә дигән форсат ул.

Әле кайчан гына чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ һәм ГИА бирү мәшәкатьләре белән йөрсә, бу көннәрдә исә югары уку йортларына гаризалар кабул итү төгәлләнеп, абитуриентларны теге яисә бу уку йортына билгеләү исемлекләре төзелә. Дөресрәге, бу процедура 5 августта тәмамлана.


1
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Татьяна Воропаева дүшәмбе көнне Сәвәләй, Сармашбаш авыллары мәктәпләрендә булды, Сәвәләйдә Ленин урамына су үткәрелү барышын карады. Аннан хакимә «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй», «Восток» агрофирмасының «Сармаш» бүлекчәләре басуларында булып, эш барышы белән танышты, механизаторлар белән аралашты.

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә шагыйрь Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилее уңаеннан «Шигырьләре җанга дәва, шифа» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмә янында китапханәчеләр язучы иҗаты буенча әңгәмәләр дә үткәрә.

Узган шимбәдә «Энергия» стадионында 1нче лига ир-егетләр командалары арасында футбол буенча республика беренчелеге узды. Анда Зәй белән Баулы шәһәрләре командалары очрашты. Уен бик киеренке барды һәм ул кунаклар файдасына 4:2 исәбе белән төгәлләнде.

Быелгы урып-җыю эшләрендә җиде дистәдән артык яшь механизатор катнаша. "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә исә андыйлар 10лап. Гомумән, ширкәттә яшьләр белән эшләүгә өстенлек бирелә, ди баш агроном Тәлгать Хәбибуллин.


30
июль, 2013 ел
сишәмбе
Зәйдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен үткәрүгә әзерлек башланды. Быел шәһәр-районда I сыйныфка 550 бала барачак, шуның 464е – шәһәрдә, 86сы – авылларда. Белем иленә беренче мәртәбә аяк басучыларның 126сы – аз тәэмин ителгән гаиләләрдән.

29
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Бүгенге көндә районның барлык сөтчелек комплекслары, крестьян (фермер) гаилә фермаларында тәүлегенә 70 тоннадан артык сөт савып алына. Бу – бер сыердан уртача 12,1 килограмм. Әмма сөт җитештерү узган елның шул чорындагыдан кимрәк. Сөт елгасын саектырмау өчен нинди чаралар күрү кирәклеге уңаеннан “Зәй шикәре” агрофирмасының Чыбыклы комплексында әлеге тармакта эшләүче белгечләр катнашында семинар-киңәшмә узды.
Районда 90 яшьлек тыл ветераннарын котлау матур бер традициягә керде. Район башлыгы Татьяна Воропаева Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән шундый ветераннарның берсе – Иске Зәйдә яшәүче Агафья Бухарованың хәл-әхвәлен белешеп, юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International