Май ахырында Югары Пәнәчедә булганда, авыл клублары төзү республика программасы кысаларында төзелүче клубка фундамент салынып, аны тигезләү эшләре бара иде. Бу көннәрдә без әлеге күпфункцияле үзәк булачак клуб төзелеше белән танышып кайттык.
Биредә эш тулы куәткә бара: “Основа С” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте аңа җаваплы карый. Клубның стенасы күтәрелгән, хәзер түшәме эшләнә. Стеналарның эске ягы газобетон, тыштан силикат кирпеч белән күтәрелгән. Идәнгә бетон түшәлә, аннан тигезләнеп линолеум җәеләчәк. Төзелеш барышын район җитәкчелеге контрольдә тота. Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров төзелеш үзәгендә кайный. Ул төзелеш объектын көненә ничә мәртәбә урый икән?! Төзүчеләр бригадасы иртәнге сәгать 7дән кичке 8гә кадәр эшли. Алар арасында Югары Баграж мәктәбе физкультура укытучысы Ленар Меньшиков та бар.
– Җәйге ялларда төзелештә эшләргә булдым, районда минем кул хезмәте кергән клуб та булачак. Югарыпәнәчелеләр сөенечендә минем дә өлешем бар, – ди Ленар.
Төзүчеләр бригадасы эшләгәнгә күз дә иярми. Төзелеш материалларының күбесе – Чаллыдан, кызыл кирпеч үзебезнең Шепкә кирпеч заводыннан, агач материал Зәй урман хуҗалыгыннан китерелә. Мөнир Туктаров әйтүенчә, клуб август ахырына әзер булачак. Авыл халкы, шул исәптән яшьләр, клуб ачылуны зарыгып көтә. Халык та төзелеш белән кызыксына. Клубның төзелеп бетүен барыннан да битәр клуб мөдире Дамирә Низаметдинова көтә. Ул шартлар, мөмкинлекләр булмаган иске агач клубта да мәдәни тормышны тиешле югарылыкта алып барды. Дамира ханым яңа клубта эшнең яңа төрләрен кулланырга ниятли, идея-фантазияләр белән яна.