ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2013 ел
чәршәмбе
Зәйлеләр җыр-моңга, йола-гадәтләрне яңартуга хирыс халык. Талантлар район гына түгел, үзләрен республикада да танытып килә. Язын Имәнлебашның "Җәүһәр" татар фольклор коллективы "Аулак өй" телевизион тапшыруында чыгыш ясаган иде.

Урып-җыю эшләре тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 13 августка районда 47990 тонна ашлык җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 57 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 20 центнер тәшкил итә. "Зәй" агрофирмасында -4299 (53), "Зәй шикәре"ндә - 5329 (52), "Восток"та 5233 (33), "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә - 455, крестьян-фермер хуҗалыкларында 3480 гектарда уңыш җыеп алынган.


13
август, 2013 ел
сишәмбе
Урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү ил, республика күләмендә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Әлеге максатка юнәлтелгән һәртөрле программаларда актив катнашуны тәэмин итү, эшмәкәрләр хокукларын яклау, аларның юридик һәм икътисади компетентлыгын күтәрү соңгы вакытта аеруча алгы планда тора.

12
август, 2013 ел
дүшәмбе
Районда йола- гадәтләр, халык бәйрәмнәрен җанландыру, яңарту - өстенлекле юнәлеш булып тора: ел да нинди дә булса бәйрәм яңартылып, халыкка кайтарыла. Узган шимбә Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның үз бәйрәме – онытылган Ашыт җыенын район халкына күрсәтте.
Шәһәребездә Бөтенроссия физкультурачылар көне “Энергия” стадионында киң масштабта билгеләп үтелде. Анда республика, Россия, дөнья күләм ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясаучы спортчылар да, төрле спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр дә, спорт ветераннары да гомумән сәламәт яшәү рәвеше алып баруга битараф булмаган райондашларыбыз җыелды.

9 августтан үзәк китапханәдә (Чапаев урамы, 1нче йорт, телефон: 3-19-69) торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 июльдән үзгәргән тарифларны аңлату буенча консультация пункты эшли, Халыкны торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре, "Бердәм хисап үзәге" ҖЧШ һәм башкарма комитет белгечләре кабул итә. Консультация пункты һәр чәршәмбе һәм җомгада көндезге сәгать Зтән кичке бга кадәр эшли.


9
август, 2013 ел
җомга

Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауның 70 еллыгы уңаеннан нефть төбәге шәһәрләрендә башкала артистларының халык өчен бушлай концертлары оештырыла. Зәйдә ул район җитәкчелеге булышлыгы белән Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында 9, 14, 22 августта кичен була.

Яңгырлар яву урып-җыю эшләренә шактый комачаулык итте. Игеннәрне суктыру темплары үткән елгыдан калыша. Комбайнчылардан быелгы урак зур тырышлык һәм сабырлык сорый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 7 августка районда 36370 тонна ашлык җыеп алынган.

7
август, 2013 ел
чәршәмбе
Универсиаданың төп объекты булган “Казан-Арена” стадионы төзелешендә иң актив катнашкан муниципалитетлар билгеләнеп, алар спорт мәйданчыклары белән тәэмин ителәчәк, дип хәбәр иткән идек. Тырышлыгыбыз бушка китмәде, әлеге стадион төзелешенә эшкә йөреп, район 3 миллион 357 мең сум акча эшләде.
Электән үк икмәкле йортны нурлы йорт дип атаганнар. Зәебездә ипи заводы ябылу турында хәбәр барыбызга да нәкъ менә уртак йортыбызның нурын киметкәндәй тәэсир иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International