9 августтан үзәк китапханәдә (Чапаев урамы, 1нче йорт, телефон: 3-19-69) торак-коммуналь хезмәтләр өчен 1 июльдән үзгәргән тарифларны аңлату буенча консультация пункты эшли, Халыкны торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре, "Бердәм хисап үзәге" ҖЧШ һәм башкарма комитет белгечләре кабул итә. Консультация пункты һәр чәршәмбе һәм җомгада көндезге сәгать Зтән кичке бга кадәр эшли.
5 августта район башлыгы башкарма комитет җитәкчесе белән берлектә предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында социаль-мәдәни объектларның котельныйларын кышка әзерләү буенча, 6-7 августта мәдәни учреждениеләрнең икенче яртыеллыкка эш оештыруы буенча киңәшмәләр уздырды.
5-6 августта Советның аппарат җитәкчесе урыннарда авыл җирлекләрендә документларны саклау, актлаштыру тәртипләре буенча уку-семинарлар оештырды.
7-10 августта район җитәкчелеге Төзүчеләр көне уңаеннан хезмәт коллективларында оештырылган бәйрәм чараларында катнашты.
Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Леонид Мачтаковны, Югары Шепкәдә яшәүче тыл ветераны Зәйтүнә Ну-риеваны юбилейлары белән котлады.
Атна дәвамында район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урак барышы белән кызыксынып, хуҗалыклар басуларында, механизаторлар янында булды.