Зәйлеләр җыр-моңга, йола-гадәтләрне яңартуга хирыс халык. Талантлар район гына түгел, үзләрен республикада да танытып килә. Язын Имәнлебашның "Җәүһәр" татар фольклор коллективы "Аулак өй" телевизион тапшыруында чыгыш ясаган иде. Бу көннәрдә исә үзешчәннәребез "Җырлыйк әле" телевизион тапшыруына чакыру алды. Әлеге республика күләм чарада зәйлеләрнең икенче мәртәбә үзләрен сынавы. Шулай итеп, 17 августта "Җырлыйк әле" тапшыруына Фәрит Мусин, Ләйсән Тимерханова, Гөлнара Биккинина, Гомәр Талипов, Аксар авылыннан Әхмәтҗа-новлар гаиләсе, Ильмир Фәтхуллин, Тимур Шакиров, курайчы Николай Бухаров, гармунчылар Хәтфир Җиһаншин, Роза Фәйзуллина бара.