ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2013 ел
сишәмбе
Күркәм традицияне дәвам итеп, быел да районыбызның Ал.Бистәсе авылында 19 августта “Алма Спасы” бәйрәме, әлеге авылга хас бәйрәм буларак, җылы эчтәлекле итеп билгеләп үтелде. Исеменнән үк күренгәнчә алма уңышына багышлап үткәрелүче бу бәйрәм алмадан әзерләнгән сый-нигъмәткә, төрле сувенирларга, үзенчәлекле алма күргәзмәләренә бай иде.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында шәһәрнең “Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә районыбыз авылларында аз керемле яки күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучыларына букчалар тапшырылды.

19
август, 2013 ел
дүшәмбе
Юлларда балалар куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы чаралар – күрү шәһәрдә көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Бала катнашында соңгы юл-транспорт һәлакәтендә гомер өзелү моны аеруча кискенләштерде. Шәһәрдә юл билгеләрен, зебраларны яңарту, профилактик чараларны көчәйтү эше бара.
Узган шимбәдә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Мәктәп ярминкәсе-2013” башланды. Ул һәр ел саен әти-әниләргә балаларын мәктәпкә әзерләү процессын җиңеләйтү, уку өчен кирәкле бөтен әйберне бер урында юнәлү мөмкинлеге бирү максатында оештырыла.
Таҗетдин Ялчыгол урамының 14нче йорты яныннан узучылар бер подьезд алдындагы матурлыкка - башына таҗ киеп, көяз генә утыручы аккошларга сокланып, туктап кала.

16
август, 2013 ел
җомга
Сишәмбе көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2013–2015 елларга Татарстан Республикасында шикәр чөгендере комплекслары үсеше турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия шикәр җитештерү берлеге идарәсе рәисе Андрей Бодин, “Ак Барс” холдинг компаниясе АҖ, “Агроинвест” ЯАҖ җитәкчеләре Сергей Мухин, Рәис Сөләйманов, Буа, Нурлат, Зәй шикәр заводлары (Вячеслав Сыщиков) җитәкчеләре катнашты.

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның “Мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе киң җәмәгатьчелектә хуплау тапты. Соңгы ике айда җитәкче урыннарда эшләүче яки эшмәкәрләрнең үзләре укып чыккан мәктәпләргә матди ярдәм итү очраклары ешайды. Бу – үтә яхшы һәм кирәкле гамәл. Әлеге акциянең максаты – мәктәпләрнең матди хәлен яхшырту. Акциягә кушылучыларның исемлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына куелуы да – үрнәк өчен матур эш.

Быел сентябрь аенда Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга 70 ел тула. Ерак тарихка күз салсак, авыр сугыш елларында беренче мәртәбә Татарстан территориясендә нефть запаслары булу ачыклана. Бу байлыкны үзләштерүдә төп рольне “Татнефть” компаниясе уйный. Бүген ул – Россиянең нефть чыгару тармагында лидерларның берсе.

15
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Район-шәһәрдә 24 мәчет исәпләнә, тиздән алар сафына янә ике гыйбадәтханә өстәләчәк. Сармашбаш авылы да мәчетле булачак, аңа Рамазан аенда нигез салынды.

Башкарма комитетның 1657 карары белән иң яхшы торак милекчеләре ширкәтенә конкурс игълан ителде. Аның максаты йорт яны территорияләрен төзекләндерү, гаиләләр, балалар өчен ял урыны булдыру, яшелләндерүдән гыйбарәт. Моның өчен махсус комиссия төзелде. Бәйгенең җиңүчеләре Шәһәр көнендә игълан ителеп, бүләкләр тапшырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International