Мәшгульлек үзәгенә агымдагы ел башыннан бүгенге көнгә кадәр төрле сораулар белән 3351 кеше мөрәҗәгать итте, шуның 1133е – эш эзләп. Үзәк аша ел башыннан 785 кеше эшкә урнаштырылды, шуның 230ы – җәмәгать эшенә.
Районда йола- гадәтләрне, халык бәйрәмнәрен җанландыру, яңартуга игътибар зур. Аксарлылар язын Алмагач чәчәк атканда бәйрәмен яңартканнар иде, Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның үз бәйрәме- Ашыт җыенын җанландыру нияте белән яна. Шул рәвешле бу шимбәдә Куш-Елга болынында 15 сәгатьтә Ашыт Җыены узачак. Җыенда авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре фольклор коллективлар чыгыш ясаячак, уен- бәйгеләр, күңел ачу чаралары оештырылачак.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү эше дәвам итә. Бу эш барлыгы 86 процент башкарылды. Нефтьчеләр проспектының 42, Гагарин урамының 72, Клуб урамының 24, 26, Ленин урамының 1В йортларында төзекләндерү эшләре тәмамланды.
1-5 августта Зәйдә “Йолдызлык” балалар сәламәтләндерү лагеренда Идел буе федераль округы шәһәрләреннән аек һәм сәламәт яшәүчеләр җыелды. Традициягә әйләнгән бишенче слетка Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Казан, Мәскәү, Яраслау һ.б шәһәрләрдән делегация килде. Шунысы куанычлы, аларның 70 проценты яшьләр.
Туган як тарихын өйрәнү музеенда агымдагы елның алты аенда оештырылган 33 күргәзмәне 3300 кеше караган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, музейга йөрүчеләр 284кә арткан.
Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында педагогик отрядлар катнашында “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” дип исемләнгән чара узды. Отрядлар дүрт командага бүленеп, эстафета ярышларында, викторина һәм конкурсларда үзләрен сынады. Ярышларны карарга малайлар, кызлар да шактый җыелды.
4-9 сентябрьдә районда Татарстан Республикасы авыл яшьләренең VIII спартакиадасы уза. Чәршәмбе көнне ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов килеп, әлеге җәһәттән район җитәкчелеге белән сөйләшүләр уздырды.
Авыл мәктәпләренең югары сыйныфында укучылардан төзелгән "ЗУБР" отрядлары быел алтынчы сезон урып-җыю эшләрендә катнаша. Яшьләр идарәсе тәкъдиме белән оештырылган әлеге отрядлар җәйге чорда, гадәттәгечә, ындыр табакларында эшли. Яшүсмерләрне эшкә өйрәтү, аларга хезмәт тәрбиясе бирү - азмы-күпме акча эшләү өчен менә дигән форсат ул.
Әле кайчан гына чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ һәм ГИА бирү мәшәкатьләре белән йөрсә, бу көннәрдә исә югары уку йортларына гаризалар кабул итү төгәлләнеп, абитуриентларны теге яисә бу уку йортына билгеләү исемлекләре төзелә. Дөресрәге, бу процедура 5 августта тәмамлана.