Көзге чәчү башланды

2013 елның 14 августы, чәршәмбе

Урып-җыю эшләре тулы куәткә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 13 августка районда 47990 тонна ашлык җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 57 проценты. Уңыш гектарыннан уртача 20 центнер тәшкил итә. "Зәй" агрофирмасында -4299 (53), "Зәй шикәре"ндә - 5329 (52), "Восток"та 5233 (33), "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә - 455, крестьян-фермер хуҗалыкларында 3480 гектарда уңыш җыеп алынган.

Терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Район буенча 54200 тонна сенаж, 13600 тонна печән, 169 тонна яфрагазык, 8700 тонна салам тупланган. Урып-җыю эше белән беррәттән көзге чәчүгә җир әзерләнә. "Восток" агрофирмасы чәчү эшләренә кереште инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International