Яңгырлар эшне тоткарлый

2013 елның 9 августы, җомга

Яңгырлар яву урып-җыю эшләренә шактый комачаулык итте. Игеннәрне суктыру темплары үткән елгыдан калыша. Комбайнчылардан быелгы урак зур тырышлык һәм сабырлык сорый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 7 августка районда 36370 тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 20 центнер тәшкил итә. "Зәй шикәре" агрофирмасында - 7847, "Восток"та -7047, "Зәй"дә - 6554, "Нива" җаваплылы-гы чикләнгән ширкәтендә - 1220, крестьян-фермер хуҗалыкларында 4283 тонна уңыш җыелган.

Урып-җыю эше белән беррәттән терлек азыгы да әзерләнә. Район буенча 54200 тонна сенаж, 13600 тонна печән, 169 тонна яфрагазык, 8000 тонна салам тупланган. Көзге чәчүгә 12300 гектар җир әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International