Бәйрәмнәр яңара

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Районда йола- гадәтләр, халык бәйрәмнәрен җанландыру, яңарту - өстенлекле юнәлеш булып тора: ел да нинди дә булса бәйрәм яңартылып, халыкка кайтарыла. Узган шимбә Куш-Елга мәдәният йорты хезмәткәрләре авылның үз бәйрәме – онытылган Ашыт җыенын район халкына күрсәтте. Җыенга күрше авыллардан җигүле атларда фольклор коллективлар, үзешчәннәр килде, уен- бәйгеләр, күңел ачу чаралары оештырылды. Нефтекама филармония артистлары бәйрәмгә үзенчәлек өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International