Электән үк икмәкле йортны нурлы йорт дип атаганнар. Зәебездә ипи заводы ябылу турында хәбәр барыбызга да нәкъ менә уртак йортыбызның нурын киметкәндәй тәэсир иткән иде. Һәм ул халык телендә күп төрле имеш-мимешләрнең килеп чыгуына сәбәп булды. Хәтта ипи заводының тулы куәтенә эшләячәгенә, кабат яңарачагына күпләр ышанып та бетми әле. Әмма Зәйнең үз ипие булачак. Элекке завод территориясендә барган күләмле төзекләндерү эше моның ачык дәлиле булып тора. Биредә реконструкция эшләре элекке җитәкчелектән аны шәһәребездә билгеле эшмәкәр Анатолий Шалафаев сатып алганнан соң башланды.
– Төп максатыбыз – туган шәһәребездә ипи пешерү традициясенең югалуына юл куймау. Бу уңайдан без район башлыгы Татьяна Воропаева белән бер фикердә. Ул заводны нәкъ менә ипи пешерү урыны буларак саклап калуда зур тырышлык куйды. Безгә дә алга таба киләчәккә карап эшләү, Зәй иипие исемен саклау, яклау бурычын йөкләде. Хәзер без шушы ышанычны аклау, халык күңеленә хуш килердәй продукция җитештерүгә әзерлек чарасына керештек. 1958 елда салынган ипи заводының барлык иске, тузган җиһазлар, биналарын яңартканнан соң, 5 цех булдырырга исәплибез. Алар ипи эшләнмәләре, кондитер, кулинария, иттән әзерләнгән ярымфабрикатлар һәм өй токмачы әзерләү цехлары булачак, – диде ул.