Мәчеткә нигез салынды

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Район-шәһәрдә 24 мәчет исәпләнә, тиздән алар сафына янә ике гыйбадәтханә өстәләчәк. Сармашбаш авылы да мәчетле булачак, аңа Рамазан аенда нигез салынды.

Сармашбаш авылының үткәне тирәндә. Аңа нигез XVIII йөз башларында салынган. Җирле тарихчы Владимир Малахов әйтүенчә, авылга нигез салучы булып Исак атлы рус кешесе санала. Авыл башта Исаково дип йөртелә. Тора-бара бирегә берничә чирмеш (мари) гаиләсе килеп төпләнә, тик аларны Сармаш атлы агай куып җибәрә. Шуңа да авыл һәм елга Сармаш дип сөйләмгә кереп китә. Авыл елга башында урнашканга, ул Сармашбаш дип йөртелә. 1870 елгы документлардан күренгәнчә, Сармашбашта 259 кеше яшәве һәм мәчет эшләве билгеле. XIX гасыр урталарында авылда мулла вазифасын Фәтхетдин Арсланов алып бара, аның ва-фатыннан соң имамлык итүне энесенең улы Сәхиптаза Арсланов дәвам итә. 1910 елда исә имам итеп Әхмәтзыя Нуриәхмәтов сайлана. Әхмәтзыя мулла җитәкчелегендә авылда агач мәчет төзелә. Сәяси золым еллары да Сармашбаш мулласы һәм мәчетен читләп узмый. Әхмәтзыя кулга алынып, Алабуга төрмәсенә озатыла. Төрмәдән кайткач та, муллалык итүен ташламый. Ул 1974 елда 104 яшендә вафат була. Гыйбадәтханәнең исә 1934 елда манарасы киселеп, ул мәктәп ителә. 1947 елдан аны клуб буларак файдалана башлыйлар. Гыйбадәтханәләр ул чорда бар да аянычлы язмыш кичерә. Клуб бинасы буларак, аңа ремонт та ясала, тик биредә эшләүче хезмәткәрләрнең ваем-сызлыгы аркасында, ул янып көлгә әйләнә. Мәчет артындагы урам хәзер дә мәчет арты дип йөртелә. Берничә ел авылда Фәттахетдин Ка-шапов имамлык итә, аның авылны мәчетле итү теләге көчле була. 1996 елда мәчет итеп башлангыч мәктәп бинасы бирелә. Ул елларда имамлыкны Габбас хәзрәт Арсланов алып бара. Бүгенге көндә исә бу вазифаны Равил хәзрәт Арсланов башкара. Авылда мәчет төзүгә бер талпыныш булып ала. Фундамент өчен материалы да юнәтелә, тик ул эш туктап кала. Җирлек башлыгы Ләйсән Хеснетдинова белән имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов бу эшкә ныклап керешә: аны төзүгә эшмәкәрләр дә табалар.

Рамазан аенда мәчет буласы урында гыйбадәтханәгә нигез ташы салынды. Аңа фундамент салуга, канализация һәм су кертүгә эшмәкәр Айбулат Таҗиев булышлык итә. Авыл халкы да шактый акча җыйды. Мәчет элекке урынга диярлек итеп агачтан салына. Аңа нигез салу тантанасында район башлыгы Татьяна Воропаева, Сәгыйть хәзрәт Камалов катнашты.

- Мәчетле буласыз, ин-шалла, аның ишегендә йозак тормасын иде. Халыкка, дин-исламга хезмәт итәрлек булсын, - диде Сәгыйть хәзрәт Камалов чыгышында.

Аннан тәһлил әйтеп, мәчет нигезенә таш куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International