Матурлык дөньяны коткара

2013 елның 19 августы, дүшәмбе
Таҗетдин Ялчыгол урамының 14нче йорты яныннан узучылар бер подьезд алдындагы матурлыкка - башына таҗ киеп, көяз генә утыручы аккошларга сокланып, туктап кала. Иске машина резинасын аккош формасында кисеп, аны ак буяуга буяп, чып-чын матурлык тудырганнар. Аккошлар башындагы таҗ - иске люстра элементларыннан, алар кояшта ялтырап, зиннәтле бәллүр пыяланы хәтерләтә. Алар янәшә-тирәсенә чәчәкләр дә утыртылган. Кыскасы, аллы-гөлле чәчәкләр камалышында утырган аккошлар һәркемне үзенә җәлеп итәрлек. Әлеге матурлыкны бу йортта яшәүче Ольга Иванова улы Александр Ерохин белән тудырган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International