Сишәмбе көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2013–2015 елларга Татарстан Республикасында шикәр чөгендере комплекслары үсеше турында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россия шикәр җитештерү берлеге идарәсе рәисе Андрей Бодин, “Ак Барс” холдинг компаниясе АҖ, “Агроинвест” ЯАҖ җитәкчеләре Сергей Мухин, Рәис Сөләйманов, Буа, Нурлат, Зәй шикәр заводлары (Вячеслав Сыщиков) җитәкчеләре катнашты. Анда сүз шикәр заводларының яңа сезонга әзерлеге һәм шикәр чөгендере эшкәртү мәсьәләләре, республикада бу тармакның үсеш перспективалары турында барды.
Агымдагы елда район басу-кырларына 8661 гектар мәйданда шикәр чөгендере чәчелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, татлы тамыр мәйданнары торышы начар түгел. Шикәр заводында тулы куәткә яңа сезонга әзерлек эшләре бара, киләсе атнага җиһазларны тикшерәчәкләр.